Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

2016 елда Төркиядә 51 меңнән артык китап бастырылган

Гомумән алганда, Төркиядә 2016 елда 51 113 китап чыгарылган.

Төркиянең статистика идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел ил буенча басмалар өчен барлыгы 54 446 номер һәм штрих-код бирелгән.

Үткән елда барысы 51 113 китап чыгарылган, 325 электрон китап (DVD, VCD, CD), 2 697 интернет-басма, 30 аудиокитап һәм 281 башка форматтагы басма әзерләнгән.

Китапларның 92,9 проценты - төрек телендә, 4,2 проценты - инглиз, 2,9 проценты башка телләрдә чыгарылган.

2015 ел белән чагыштырганда, сатылган китап саны 5,2 процентка артып, 404 129 293 данәгә җиткән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20