Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2016

2016 елның беренче яртыеллыгына Татарстанда гомуми язылу тиражы беркадәр арткан

2016 елның беренче яртыеллыгына Татарстанда гомуми язылу тиражы беркадәр арткан  Татарстанда 2016 елның беренче яртыеллыгына гомуми язылу тиражы узган елгы дәрәҗәдә калган диярлек (0,3 процентка арткан) һәм 1 млн 300 мең данә тәшкил иткән. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлыкның 2015 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында хәбәр итте.

Докладчы сүзләренчә, Республика басма ММЧ базарында Россиядәге кебек тенденцияләр күзәтелә: укучылар аудиториясе, сатып алу мөмкинлеге һәм ихтыяҗ кимү. "2015 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясен анализлау күрсәткәнчә, 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 1,5 процента арту күрсәтә", - диде А.Зарипов. Аның сүзләренчә, моңа "Россия почтасы" күрсәткән ярдәм тәэсир иткән: 5 мең тиражлы төбәк басмалары 17, район басмалары 25 процент күләмендә почта чыгымнарына ташлама алган.

Моннан тыш, үзләре РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына заявка биргән социаль әһәмияткә ия ММЧлар да почта чыгымнарына 15 процентлы өстәмә ташлама алган.

А.Зарипов билгеләп үткәнчә, "Татарстан почтасы" мәгълүматлары буенча, 2016 елның беренче яртыеллыгында уртача 1 мең кешегә басма матбугат белән тәэмин ителеш 344 данә тәшкил иткән. 2015 елның әлеге чорында ул күрсәткеч 339 данә булган. Россия буенча әлеге күрсәткеч 139га тәңгәл.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, республика басмаларына язылу 4 процентка артса да, кайбер газеталарның тиражы кимегән. Әйтик, "Ватаным Татарстан" укучыларының 13,9 процент, "Республика Татарстан" 9,9 процент укучысын югалткан. "Татарстан яшьләре"  тиражы 26,4 процент, ә "Звезда Поволжья" газетасының 10,8 процент кимегән.

Шул ук вакытта "Акчарлак" газетасының тиражы 13 процентка, ә "Ирек мәйданы"ныкы 9,8 процентка арткан.

А.Зарипов билгеләп узганча, балалар басмалары арасында "Көмеш кыңгырау" газетасының тиражы 6,8 процент үсештә. Шул ук вакытта "Сабантуй" газетасы 39 процент, "Салават күпере" журналы 6,5 процент укучысын югалткан.

Район басмаларының тиражы да узган елгыдан 7,9 процентка кимегән. "Әлмәт таңнары", "Знамя труда", "Ютазы таңы"нда кимү 25 процент тәшкил итә. "Безнең Чирмешән" (34,5 процентка), "Посинформ" (5,5 процентка), "Яшел Үзән" (4,7 процентка) газеталарында исә берникадәр артым күзәтелә.

"Бу язылу кампаниясенең нәтиҗәләре - полиграфия, кәгазь кыйммәтләнү нәтиҗәсе. Мондый шартларда безнең бурыч - басмаларның тиражын саклап калу", - дип ассызыклады агентлыкның җитәкчесе.

А.Зарипов сүзләренчә, быел 3662 басмага язылу Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша башкарылган. Бу, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 64 процентка артыграк дигән сүз.

Агентлык җитәкчесе белдергәнчә, вакытлы матбугатның тиражы кимү сәбәпләренең берсе - киосклар саны азаю. "Бүген Татарстан Республикасы территориясендә супермаркетлардагы нокталарны санамыйча, ваклап сату 154 киоскта (шуларның 67се - Казанда) һәм 16 кибеттә башкарыла. 2014 елда 182 киоск һәм 15 кибет иде", - дип билгеләп үтте докладчы.                     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20