Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.03.2016

2016 нчы елда Казанда диспансеризация планы 21 мең кешегә арттырылды – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы

2016 нчы елда Казанда диспансеризация планы 21 мең кешегә арттырылды – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы2015 нче елда Казанда диспансеризацияне 173,5 мең кеше узган. Бу планның 95,6 процентын тәшкил итә. Шул хакта бүген сүз Казан шәһәре мэриясендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә барды.

Чагыштыру өчен. 2013 нче елда медицина тикшерүен 78 мең 37 (планның 47,3 проценты), 2014 нче елда 142 мең 237 (планның 76,9 проценты) кеше үткән.

Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев билгеләп узганча, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәсе буенча, иң камил саналган медицина тармагының да кеше сәламәтлеге торышына керткән өлеше 15 проценттан артык түгел, 50 проценттан артык өлеше кешенең сәламәт тормыш рәвеше белән яшәвенә бәйле.

Илнур Хәлфиев Россиядә олылар өчен гомумдиспансеризациянең 2013 нче елның 1 гыйнварыннан үткәрелүен искәртте. “Сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан халыкны сәламәтлек саклау оешмаларына җәлеп итү буенча зур эш үткәрелә. Диспансеризациягә чакырып фатирларга йөрү, чакырулар юллау, ММЧ аша мөрәҗәгать итү һәм башкалар. Диспансеризация, билгеле, участок челтәре эшенә йөкләнешне арттыра”, - дип, Илнур Хәлфиев диспансеризация үтү этаплары турында сөйләде.

2015 нче елда диспансеризация нәтиҗәләре буенча, табиблар 74 мең 220 кешедә төрле авыруларны ачыклаган. Табиблар кан әйләнеше системасы, эндокрин система, сидек-җенес әгъзалары системасы авырулары буенча диагнозларны аеруча күп куйган.

Илнур Хәлфиев сүзләренә караганда, диспансеризация кысаларында, 1981 очракта яман шешкә шик туган. Тирәнтенрәк тикшерү барышында 460 пациентта онкологик диагноз расланган, 71 процент очракта башлангыч стадиядәге рак ачыкланган, бу пациентларның дәваланып чыга алуына шансларны күпкә арттыра. Яман шеш структурасына килгәндә, сөт бизләре (23,9 процент), простата рагы (21, 4 процент), үпкә (9,7 процент), юан эчәк (8,6 процент), тире рагы (8,6 процент) аеруча күп теркәлгән. “Рак күпме иртәрәк ачыкланса, уңышлы гына операция ясап сәламәтләнү мөмкинлеге дә шулкадәр зуррак. Димәк, 460 пациентның 300 дән артыгының тулысынча тернәкләнәчәгенә өмете бар дигән сүз”, - дип белдерде Илнур Хәлфиев.

“Беренче этапта нинди дә булса патологияләр ачыкланган пациентлар, җентекләп тикшерү өчен, диспансеризациянең икенче этабына юллана. Узган елда кабаттан тикшерүгә 30 мең 263 кеше билгеләнгән – бу беренче этапны үткән гражданнарның 17,4 проценты”, - дип, Илнур Хәлфиев икенче этапта невролог, уролог, хирург, маммолог, отоларинголог, колопроктолог, терапевт кебек белгечләр тикшерүен әйтте.

“Диспансеризация үтүчеләр саны елдан-ел арта барса да, эшкә сәләтле халыкны шушы тирәнтен медицина тикшерүе белән колачлау җитәрлек түгел. 60 яшьтән узганнарның саны планлаштырылганнан 98,8 процент тәшкил итсә, 39 яшьтән 60 яшькә кадәр пациентлар арасында ул планның 88 процентыннан гыйбарәт”, - дип белдерде Илнур Хәлфиев.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, 2016 нчы елда Казанда диспансеризация планы 21 мең кешегә арттырылган. “Безнең алга зур бурыч куелган. Дәүләт биремен үтәү өчен, сәламәтлек саклау оешмаларына эре учреждение һәм предприятиеләр тарафыннан зур ярдәм кирәк”, - дип белдерде Илнур Хәлфиев һәм оешма җитәкчеләрен дипансеризациягә карата игътибарлы булырга, аны үткәрүдә ярдәм итәргә өндәде.

Аның әйтүенчә, режимлы объектларда эшләүчеләр өчен диспансерзиация вакытында сәламәтлек саклау учреждениеләре эше шимбә көнне дә оештырыла. “Гражданнарны сораштыру нәтиҗәләре буенча, пациентларның 57 проценты диспансеризация турында медицина хезмәткәрләреннән, 36 проценты сырхауханәгә килгәч, 14,6 проценты ММЧ аша, бары тик 7,8 процентты гына эш белән тәэмин итүчедән белгән. Моннан тыш, гражданнарның 11,5 проценты медицина тикшерүе узганда үзләренең оешмалары тарафыннан кыенлыклар тойган, шуңа күрә диспансеризацияне эштән тыш вакытта үткән”, - дип белдерде Илнур Хәлфиев.

Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе диспансеризация турында мәгълүматның ТКХ хезмәтләре өчен счет-фактураларда, транспортта урнаштырылуын билгеләп үтте. Быел да шул юнәлештә эшне дәвам иттереп, ул Казан мэры Илсур Метшиннан Торак-коммуналь хуҗалык буенча, Транспорт буенча комитетларга, Җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча бүлеккә тиешле күрсәтмәләр бирүне сорады. Илсур Метшин идарәнең мондый ярдәмгә өмет итә алуын әйтте. “Бу хакта мәгълүматны безнең халыкка үтемле итеп җиткерергә кирәк. Табибка мөрәҗәгать итүне кирәк санамаганнарның күңеленә дә үтеп керерлек мөмкинлекләр табу мөһим. Докладта билгеләп үтелгәнчә, беренче чиратта, профилактика, чирне башлангыч стадиядә ачыклау әһәмиятле. Казанда медицинаның бүгенге торышы теләсә нинди авыруны дәваларга мөмкинлек бирә. Сәламәтлекне бернинди акчага сатып алып булмый”, - дип, шәһәр башлыгы массакүләм мәгълүмат чараларын да диспансеризация әһәмияте турында киңрәк яктыртып, җитәкчеләрне дә бу мәсьәләгә игътибарлы булырга өндәде.

 ("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20