Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2016

2018 елгы дөнья чемпионатына билет бәяләре билгеле булды

 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетның иң арзанлысы россиялеләр өчен 1280 сум, ә чит ил кешеләре өчен 105 доллар торачак дип хәбәр итә Халыкара футбол федерациясе (FIFA) үзенең Twitterдагы битендә. Дөнья беренчелеге уеннарына билетлар дүрт бәя категориясенә бүленгән, аларның берсе россиялеләр өчен тәгаенләнгән. Билетлар Россиядә 2017 елның 17 июненнән 2 июленә кадәр үтәчәк Конфедерацияләр кубогыннан соң сатыла башлаячак.

Беренче категориягә үзәк трибуналардагы урыннарга билетлар керә,  икенчесе - үзәк трибуналар кырыйларындагы һәм капкалар артындагы трибуналарга, өченчесе капкалар артындагы трибуналарга. 

Россия җыелмасы командасы катнашында 2018 елгы дөнья чемпионаты ачылышы матчына билетлар бәясе Россия тамашачылары өчен 3200 сум, чит илнекеләр өчен 220 доллар торачак. Финал очрашуына иң арзан бәя россиялеләр өчен 7040 сум, чит ил кешеләренә 455 доллар. Ачылыш матчына иң кыйммәт билет 550 доллар, финалга 1100 доллар торачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20