Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

2021 нче елда "Апимондия” халыкара конгрессы Башкортстанда үтәчәк

47 нче «Апимондия» конгрессын һәм «АпиЭКСПО» күргәзмәсен 2021 елда үткәрү өчен Башкортстан Республикасы башкаласы — Уфа сайланган. Конгрессны үткәрү илен бүген, 3 октябрьдә, тавыш бирү юлы белән билгеләделәр. Сайлау Истанбулда «Апимондия» умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе конгрессында булды.

Россия гаризасы 30 сентябрьдә тәкъдим ителде. Россиядән тыш, Сербия, Словения һәм Даниядә дәгъва кылган була.

«Бал — Башкортстанның визит карточкасы, ул бөтен дөньяга билгеле бренд, — дип билгеләп узды форумда Башкортстан премьер-министры Илшат Тажитдинов. — Башкортстан Россиядә бал җитештерү буенча беренче урында тора».

Әлеге форумны Россиядә, Башкортстан башкаласында үткәрү ил умартачылары потенциалын үстерүгә яңа мөмкинлек бирә ала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!