Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2015

2022 нче елда Кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары башкаласы итеп Пекин сайланган

Пекин 2022 нче елның кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннары башкаласы итеп сайланган. Бу хакта бүген Куала-Лумпурда Халыкара олимпия комитетының 128 нче сессиясе утырышында комитет әгъзаларының яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булды, дип хәбәр итә ТАСС.

Кытай тәүге тапкыр кышкы Олимпия уеннарын кабул итә. Шуны да билгеләп узарга кирәк: Олимпиада өченче тапкыр рәттән Азиядә узачак (Пхенчхан-2018, Токио-2020). Моннан тыш, Пекин җәйге һәм кышкы уеннарны да кабул итәчәк беренче шәһәр булды. 2008 нче елда Пекинда җәйге Олимпия уеннары узган иде.

Пекинда ярышларны өч урында уздыру планлаштырыла: үзәк Пекинда (ачылыш тантанасы, фигуралы шуу, шорт-трек, хоккей, керлинг, тимераякта шуу спорты), Пекинның Яньцин төньяк-көнбатыш өязендә (тау чаңгысы спорты, бобслей, чана спорты, скелетон) һәм Чжанцзякоу шәһәрендә (чаңгы узышлары, чаңгыда трамплиннан сикерү, биатлон, фристайл, сноуборд).

2022 нче елда үзләрендә Олимпиада үткәрүгә Алматы да дәгъва кылган иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20