Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.12.2016

21 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

21 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

 21 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1843 елда Балалар приютларының Казан губерна попечительлеге булдырыла. Бу оешма императрица Мариянең учреждениеләре идарә тармагына карый. Оешма 1917 елда юк ителә.

1926 елда ТАССР китап палатасы оештырыла. Бу палата булдырылу белән республикадагы татар телендә нәшер ителгән барлык басма продукция һәм библиографияләр дәүләт исәбенә алына. 1927 елның 20 сентябрендә чыккан карар буенча республикада эшләгән барлык типографияләр үзләрендә нәшер ителгән һәрбер басманың бер экземплярын Китап палатасына тапшырырга тиеш була. 

1986 елда Чаллы картон-кәгазь комбинатында беренче горфокартон эшләнә.

1995 елда 21-22 декабрь көннәрендә Казанда Татарстан хатын-кызлары корылтае уза. Пленар утырыш Г. Камал исемендә Татар дәүләт академия театры бинасында була. Корылтай эше нәтиҗәсендә “Татарстан хатын-кызлары” оешмасы төзү карары кабул ителә, аның рәисе итеп Зилә Вәлиева сайлана.

Россиядә:

1610 елда Калугада Ялган Дмитрий II үтерелә.

1890 елда театр рәссамы, ТАССР ның халык рәссамы Петр Тихон улы Сперанский туа. Ул 1964 елда вафат була. Арча зиратында җирләнә.

1938 елда Казанда элек А.С.Деренков икмәк пешерү йорты булган урында А.М.Горькийның музеен оештыру турында карар кабул ителә.

1965 елда Урал автомобиль заводы конвейерыннан беренче “Урал-375” йөк машинасы чыгарыла.

1972 елда Сочида үткән СССР Кубогы ярышында Бөгелмә штангачысы Николай Колесников җиңү яулый.

Дөньяда:

1909 елда Копенгаген университеты комиссиясе поляр сәяхәтче Фредерик Кукның дөньяда беренче булып Төньяк полюска барып җитүе турында дәгъвасын кире кага. Комиссия әгъзалары Кук тикшерүгә тапшырган мәгълүматларны ышанычлы түгел дип таба һәм Төньяк полюсны беренче яулап алучы даны Роберт Пирига бирелә.

1988 елда дөньяда иң куәтле очкыч Ан-225 “Мрия” беренче тапкыр һавага күтәрелә.

1991 елда Алма-Атада Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, РСФСР, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Украина җитәкчеләре Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге төзелү турында Декларациягә кул куялар.

Туган көннәр:

Сәхаб Урайский (чын исем Сәхабетдин Камалетдин улы Мәүлютов) – татар шагыйре.

Сәхаб Урайский 1907 елның 21 декабрендә Сембер өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм "Яшь сталинчы" газетасы редакциясендә эшли башлый. 1941-1945 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, медальләр белән бүләкләнә. Армиядән кайткач, Сәхаб Урайский 1946-1948 елларда республика партия мәктәбендә укый, аннан соң күп еллар буе "Яшь сталинчы" газетасында әдәби хезмәткәр һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып эшли.

Сәхаб Урайскийның исеме матбугатта 1929 елдан күренә башлый. Лирик – публицистик "Давыллар аша", "Порт – шәһәр" кебек поэмаларын яза. Аның балалар өчен язган "Пионерлар җыры" (Х.Вәлиуллин көе), "Чыршы янында" (И.Шәмсетдинов көе), "Укырга" (С.Сәйдәшев көе), шулай ук яшьләргә багышланган "Икебез ике якта", "Безнең яшьләр", "Тау кызы" (Ш.Мәҗитов көе), "Син кал бездә", "Онытма" (Р.Яхин көе), "Өй артында шомыртым" (халык көе) кебек җырлары үз заманында халык арасында киң популярлык казана.

Сәхаб Урайский 1957 елның 15 февралендә вафат була.

Гали Касыйм улы Әбдеразаков – Советлар Союзы герое.

Гали Касыйм улы Әбдеразаков 1912 елның 8 (21) декабрендә хәзерге Ульяновск өлкәсе Барыш районы Старотимошкино авылында туа.

1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елның 26 ноябрендә Украина АССР Запорожье өлкәсе Запорожье районының Канев авылы тирәсендә штурм төркеме белән Днепрны кичә. Елганың уң як ярында төркем үтә алсын өчен яшерен 3 юл ясый. Граната белән гитлерчыларның пулемет оясын юк итә. Аның бу батырлыклары штурм төркеменең хәрби бурычын уңышлы тәмамларга ярдәм итә. СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1944 елның 22 февралендә Советлар Союзы герое мактаулы исеменә лаек була.

Гали Әбдерәзәков 1992 елның 12 маенда вафат була.

Мәхмүт Максуд улы Хәсәнов – прозаик, драматург, публицист.

Мәхмүт Хәсәнов 1927 елның 21 декабрендә Татарстанның Саба районы Югары Кибәхуҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 1944 елда М.Хәсәнов Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтына (ГИТИС) укырга керә. Актерлык факультетын тәмамлаганнан соң, ул Казанда Яшь тамашачы театрында эшли. Шул чорда (1949-1951) газета-журнал битләрендә аның хикәяләре, очерклары бик еш басыла. Соңрак ул журналистика өлкәсенә эшкә күчә: "Совет Татарстаны" газетасында әдәби хезмәткәр, Татарстан радиосында хәбәрче вазифаларын башкара. 1952 елда М.Хәсәновның беренче китабы дөнья күрә. Шуннан соң "Урман шаулый", "Кыюлар юлы" кебек повестьлары языла. Шулай ук укучыга әдип "Саф җилләр", "Юллар, юллар", "Кама таңнары", "Инженерлар" романнары, балалар өчен язылган "Очар кошлар", "Җирән кашка", "Динозаврлар өнендә", "Шайтан малае" дигән повестьлары аша да таныш.

1988 елда "Язгы аҗаган" романы өчен Мәхмүт Хәсәновка Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Ул 1990 елның 13 сентябрендә Кырымда Күктүбәдәге Язучылар иҗат йортында вафат була.

Роза Хәбибрахман кызы Хәбибрахманова - татар артисткасы,Татарстанның халык артисты.

Ул 1941 елның 21 декабрендә Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Ювас авылында дөньяга килә. 1963 елдан бирле Кәрим Тинчурин театрында эшли. Тамашачыга аның исеме Т.Закировның "Яучылар" (Мәрьям), Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" (Саймә), Кәрим Тинчуринның "Хәйләсез – дөнья файдасыз" (Фәйзә), Гөлшат Зәйнашеваның "Гайфи бабай, өйлән давай" (Суфия), Р. Суфиев–Солнцевның "Сакаллы сабыйлар" (Галия), Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" (Гөлнур), Туфан Миңнуллинның "Саташу" (Мөслимә) һәм башка образлары аша таныш.

Артистка 2011 елның 21 гыйнварында вафат булды.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20