Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2016

21 майда Болгарга кадәр автовокзаллардан һәм Казан елга портыннан махсус рейслар оештырыла

 21 май көнне Болгарда Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүгә багышланган тантаналы чара була. Әлеге чара кысаларында махсус автобус рейслары оештырыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Аерым алганда, "Столичный" автовокзалыннан 5.30 һәм 8.40, "Южный" автовокзалыннан 5.50 һәм 9.00дә. Болгардан кайтыр юлга алар 14.00 һәм 16.00дә кузгала. Бер юнәлешкә бару бәясе - 310 сум. Автовокзалларның администрациясендә пассажирлар күп булган очракта өстәмә рейслар кертеләчәк дип ышандыралар.

Моннан тыш, елга портыннан Казан - Болгар - Тәтеш маршруты буенча "Метеор" теплоходы рейсы да оештырыла.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20