Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2015

24 гыйнварда Казанда җиде мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

24 гыйнварда Казанда җиде мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә24 гыйнварда, шимбә, Казанда җиде мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. К.Тинчурин урамындагы сәүдә территориясе – сигезенчесе. Ярминкәләр 8.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Икътисад тотрыксызлану һәм бәяләрнең кинәт үсү шартларында Казан Башкарма комитеты һәм ТР Авыл хуалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен озынайту турында карар кабул итте, тик һәр мәйданда 2-3 автомобиль генә сату итәчәк.
Җирле товар җитештерүчеләр арзанрак бәядән үз продуктларын сатачак.
Ярминкәләр шәһәрлеләр йөрергә күнеккән шул ук 7 мәйданчыкта узачак. К.Тинчурин урамы, 19 йорт тирәсендә өстәмә сәүдә террриториясе ачыла.
ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре шәһәрлеләргә кошчылык комплексы, яшелчә предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм Татарстаның шәхси хуҗалыклары продукцияләрен тәкъдим итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20