Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2015

26 июньдә Казанда "Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны башлана

26 июньдә, Бөтендөнья наркотикларга һәм аларның аларның әйләнешенә каршы көрәш көнендә ел саен үтүче VII “Татарстан наркотикларсыз” веломарафоны уздырыла. 

Быел веломарафон Татарстан, Ульян һәм Самара өлкәләренең йөзләгән торак пунктыннан уза.  "Татарстан наркотикларсыз-2014" веломарафоны республиканың төп шәһәрләрен колачлап ала: Казан, Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Тәтеш, Норлат; шулай ук Ульяновск һәм Самара өлкәләрен (Ульяновскида, Жигулевскида һәм Самарада тукталышлар була). Веломарафонның барлык катнашучылары да 1,5 мең километрдан артык юл үтәчәк. Веломарафон кысаларында әлеге шәһәрләрдә наркотикларга каршы пикетлар да узачак.

"Татарстан наркотикларсыз" веломарафоны беренче тапкыр Казанда 2009 елда уздырылган иде. Аның тарихында наркотикларга каршы пропагандага республикада дистәләгән мең кеше җәлеп ителде. Быелгы велоузышны, төп тематикадан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышларга карар ителгән.

Ел саен старттан алып финишка кадәр 1,5 мең чакрым юлны бөтен Идел буеннан професиналлар һәм велотуристлардан торган 50 кешедән артмаган төркем уза, дип хәбәр итә "Татмедиа" АҖ матбугат хезмәте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20