Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.08.2015

30 август көнне Казан урамнары буйлап эко-транспорт хәрәкәт итәчәк

30 августта, Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан, Казан урамнары буйлап махсус эко-транспорт хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. 5нче номерлы трамвай һәм 2нче номерлы троллейбус пассажирлары “Без чисталык өчен!” акциясендә катнашачаклар. Акция исә 11.00 - 16.00 сәгатьләрдә үткәрелә.

Чараны оештыручылар – Идел буе экология компаниясе һәм ТР Яшьләр экология хәрәкәте. Алар транспорт чаралары салонында мастер-класслар һәм бәйгеләр үткәрәчәкләр. Казанлылар нинди чүпнең икенче чимал, кайсысының әйләнә-тирә өчен куркыныч булуын, һәр калдык төре белән ничек эш итәргә кирәклеген, макулатура һәм полиэтиленны, кулланылган батареялар һәм электр энергиясен саклый торган лампаларны кайда тапшырырга кирәклеген беләчәкләр.

Чараның төп максаты – халыкның экология буенча эчке культурасын арттыру һәм һәр гаиләгә калдыкларны аерым җыю фикерен җиткерү. Шәһәр көне, казанлыларга үз шәһәреңне ярату, аны чиста итеп тотуны искә төшерү максатыннан, иң уңайлы көн булачак, дип саный акцияне оештыручылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20