Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.12.2015

30 меңнән артык татарстанлыга чит илгә чыгу тыелган

Татарстанда 30 мең 563 бурычлы татарстанлыга республиканың суд приставлары тарафыннан чит илгә чыгу тыелган. Шулардан 11 мең 165е – алимент түләмәүчеләр.

Ел дәвамында 4542 әҗәтле гомуми 580 млн сумлык бурычын тулысынча каплаган. Аларга карата чит илгә чыгуны чикләүләр гамәлдән чыгарылган. Әлеге мәҗбүри чара бурычларны түләткәндә суд приставлары арсеналындагы иң нәтиҗәле чара булып кала бирә, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Суд приставлары хезмәте шул хакта искәртә: татарстанлылар әҗәтләре турында Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең www.r16.fssprus.ru. адресы буенча урнашкан рәсми сайтына кереп белә ала.

("Татар-информ")

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20