Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2015

30нан 31 майга каршы төндә икенче Казан велотөне уздырылачак

30нан 31 майга каршы төндә икенче Казан велотөне уздырылачак

30нан 31 майга каршы төндә икенче Казан велотөне - уникаль халыкара мәдәни-мәгърифәти проект гамәлгә ашырылачак. 

Искәртеп узабыз: велотөн үткәрү башлангычы 9 ел элек Мәскәүдә туган һәм шул көннән алып андый чаралар Санкт-Петербург, Истанбул, Рим, Лондон, Нью-Йоркта уңыш белән узган. Узган ел Казанда үткән чара Төркия, Италия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярословль һәм башка шәһәрләрдән 3 меңнән артык катнашучыны җыйган.

Ветотөн форматы истәлекле урыннар янында тукталуны күздә тота, алар барышында катнашучыларга әлеге урыннар турында радиодулкында сөйлиләр. Казан велотөнен үткәрү хакында бүген мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова сөйләде. Аның сүзләренчә, быелгы чарада катнашу өчен 3,5 меңнән артык кеше теркәлгән инде.

Казанда спортның су төрләре буенча чемпионат үткәрү елында велотөн су тематикасына багышланачак. Е.Лодвигова сүзләренчә, экскурсия Казанның су объектлары - Кабан күле, Болак, Казансу һәм Иделгә багышланачак.  

Велотөндә катнашу бушлай, катнашучыларны теркәү проектның www.velonotte.com. сайтында башкарыла. Үзең белән fm-радиоприемник (яки радио тыңлап булган теләсә нинди смартфон), шлем, велойозак һәм фонарь булуы кирәк.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20