34 меңгә якын укучы татар теленнән бердәм республика тестларында катнашачак

Алдагы ике айда гадел һәм объектив итеп барлык бәяләү процедураларын үткәрергә тиешбез, дип белдергән Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кичә мәгариф хезмәткәрләре белән республика видеоконференциясе үткәрде.Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр сүзләренчә, алдагы ике ай — традиция буенча мәгариф системасы өчен иң җаваплы этап. «Без сезнең белән гадел һәм объектив итеп барлык бәяләү процедураларын үткәрергә тиешбез. Шул исәптән уку елы эчендә безнең эш нәтиҗәлеген ачыклау өчен дә», — дигән министр.
Видеоконференциядә катнашкан Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары И. Мөхәммәтов 4 сыйныфлар арасында уздырылучы бөтенроссия тикшерү эшләре барышы белән таныштырган. Ул билгеләп узганча, 4 сыйныфлар арасында бу тикшерү 100 процент колачлау белән уза, калган сыныфларда — апробация режимында.
Моннан тыш, И. Мөхәммәтов 24 апрель көнне Татарстанда татар теле буенча бердәм республика тестлары узачыгын искә төшереп үткән. Аларда 34 меңгә якын укучы катнашачак. Быел беренче тапкыр"Сөйләү" бүлекчәсенең апробациясен уздырырга җыеналар. Ул үз эченә ике биремне: диалог сөйләм күнекмәләрен һәм монолог сөйләм күнекмәләрен ачыкларга ярдәм итүче биремнәрне алачак.
«Бердәм республика тесташтыруы буенча безгә объектив мәгълүмат кирәк. Бу алга таба эш юнәлешен билгеләү өчен мөһим», — ди Э. Фәттахов. Ул искәртеп узганча, дөрес мәгълүмат укыту методикасы буенча яңа алымнар табарга ярдәм итәчәк, шул ук вакытта күрсәткечләр белем оешмаларының рейтингына йогынты ясамаячак.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова