Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2017

Герой-шагыйрьгә багышланган документаль фильм якынлаша

Бүген, 24 нче август, «Ватандашлар» циклының чираттагы бүлегендә «ТНВ-Планета» телеканалы герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрьнең әйләнеп кайтуы» дип исемләнгән документаль фильмын тәкъдим итә. Шагыйрьнең кылган батырлыклары илдә һәркемгә мәгълүм.

Муса Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» исеме аша беләләр. Дәфтәрләр татар-гарәп имласында һәм «Яңалиф» татар латин әлифбасында язылган. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил . 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Сугыштан соң совет шагыйре һәм язучысы Константин Симонов ярдәмендә Муса Җәлилнең шигырьләре бастырыла башлый, тәрҗемә ителә, шагыйрьнең батырлыгы бөтен дәүләткә билгеле була.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Шагыйрьнең әйләнеп кайтуы» документаль фильмы белән пәнҗешәмбе, 24 нче август, 20:30 сәгатьтә «ТНВ-Планета» телеканалы аша таныша аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера