Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2016

400дән артык кеше Instagramда татар телендә яраткан җырларын башкарган

Instagram социаль челтәрендәге популяр татар җырларына багышланган флешмобка өч атна эчендә 400дән артык кеше кушылган. Флешмобны оештыручылар сүзләренчә, анда Россия шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм Бельгия, АКШ, Төркия татарлары катнашкан. Алар Ришат Төхвәтуллин, Радик Юлъякшин, Салават һәм Фирдүс Тямаев җырларын башкара.

Флешмобның асылы - татар телендәге яраткан җырны җырлап, Instagram челтәренә #ЯратканЖырым хэштегы белән урнаштыру. Россия хоккейчысы Наил Якупов, театр һәм кино актеры Риналь Мөхәммәтов та Instagramга постлар урнаштырган.

Оештыручылар сүзләренчә, татар халкы җырлар җырларга бик ярата, ә эстрадада татар башкаручылары саны елдан-ел арта бара. "Без бу феноменны интернетта татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен файдаланырга карар иттек. Яшьләрнең туган телләрендә горурлык белән сөйләшүләрен, социаль челтәрләргә татар телендәге постлар урнаштыруын телибез", - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Флешмобны @MinemYaratkanTatarTelem инициатив төркеме һәм @Tatar__malay оештырган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20