Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

Корбан Гаете намазыннан турыдан-туры трансляция алып барыла

Җомга иртәсендә «Яңа Гасыр» телеканалы Корбан Гаете намазыннан турыдан-туры трансляция алып барырга әзерләнә. Бәйрәм намазы Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән трансляцияләнә.

Беренче сентябрь иртәсендә «Корбан Гаете мөбарәк булсын!» дип исемләнгән трансляция 4:30 сәгатьтә башланып китә. Корбан Гаете — хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала. Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләнә.

Бәйрәм ир кешеләр өчен госел алып, чиста-пакъ киемнәрне киеп, мәчеткә Гает намазын уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда тәкбир — «Аллаh әкбәр, Аллаh әкбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкбәр, Аллаh әкбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.

Корбан Гаете мөбарәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләребез!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Гашыйклар коненэ бэйрэм булэк ит КОС сила традиций