Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Болгар ислам академиясен ачу тантанасыннан махсус репортаж күрсәтелә

Дүшәмбе «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Болгар ислам академиясен ачу тантанасыннан махсус репортаж тәкъдим итә. Тантаналы ачылышта чит илдән килгән кунаклар да байтак.

Хәзерге минутларда Болгар ислам академиясенең тантаналы ачылышы дәвам итә. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре һәм район башлыклары бар. Тантана алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру булып узды. Быел Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.

Болгар ислам академиясен ачу тантанасыннан махсус репортаж «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!