Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.02.2016

6-7 ел эчендә Татарстан сәнәгать производствосы күләмен 3 тапкыр арттырырга сәләтле – Рөстәм Миңнеханов

6-7 ел эчендә Татарстан сәнәгать производствосы күләмен 3 тапкыр арттырырга сәләтле – Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак коллегия утырышында республика сәнәгате алдында торган төп бурычларны, Татарстан үсешенә китерерлек төп нокталарны билгеләде.

“Төп үсеш ноктасы – нефть һәм газ химиясе, беренче чиратта, “Татнефть” компаниясе һәм кече нефть ширкәтләре: алар күпләп нефть чыгаруны һәм ресурс базасы буенча җитди эшләүне кайгыртырга тиеш. Битумлы, сланец нефтьләре, яңа технологияләр буенча җитди эшләргә кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, 2017 нче ел азагында “ТАНЕКО” комплексында яңа объект төзү эшләре тәмамланырга тиеш, ә бу тагын өстәмә 6 млн т нефть эшкәртеләчәк дигән сүз. Шулай ук, “Татнефть” һәм “ТАИФ-НК” компанияләренә быел авыр калдыкларны эшкәртү буенча комплексларны гамәлгә кертүне тәмамларга кирәк, диде Президент.

Республика башлыгы “Аммоний” комплексының проект куәтенә чыгу бурычын куйды. Аның әйтүенчә, якын арада ул рәсми төстә ачылачак. “Без бүген “Аммоний”ның икенче блогы төзелешен дәвам иттерү бурычын куябыз. Бу продуктка ихтыяҗ зур, газ химиясе үсеше кысаларында аңа “Газпром” һәм федераль үзәк тарафыннан ярдәм күрсәтелә”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Этилен” комплексы төзелеше әһәмиятен билгеләп үтте. Елына 600 мең тонна продукция җитештерүгә исәпләнгән бу комплексны 2020 нче ел азагына файдалануга тапшыру ниятләнә.

Президент чыгышында энергетика юнәлешенә тукталып, Зәй ГРЭС һәм Урыссу ГРЭСын реконструкцияләү, магистраль челтәрләр үсеше бурычы куйды.

Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасына 10 ел тулганын билгеләп узды. Аның сүзләренчә, бу вакыт эчендә 100 млрд инвестиция салынган, 20 завод эшли, 48 резидент бар. Президент 2020 нче елга бу күрсәткечләрне икеләтә арттыру бурычын билгеләде.

“Иннополис” проекты – зур проект. Югары Осланда, Лаеш районындагы махсус мәйданчыкларда актив эш оештырырга тиешбез. Зөя (Свияжск) мультимодаль логистика үзәген махсус икътисади зоналарның берсенә кушарга кирәк. Өченче зона булдырудан мәгънә юк. Бу мәйданчыкны кушсаң, яхшырак булачак. Анда су, тимер һәм автомобиль юллары да бар, шул ягы белән уңайлы”, - диде ТР Президенты.

Республика башлыгы моношәһәр статусын алган Яр Чаллы шәһәре икътисады структурасын үзгәртү зарурлыгын да ассызыклады.

“Әлбәттә, “Иннокам” стратегик проекты. Ул федераль Хөкүмәттән хуплау табарга тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент Татарстанның Технологик үсеш агентлыгына мохтаҗ булуын һәм якын арада бу структураның булдырылачагын шәрехләде.

Республика җитәкчесе ассызыклаганча, күп кенә предприятиеләрнең экспорт мөмкинлекләре пәйда булган. “Экспорт үсеше өчен инфраструктура бар. Министрлыкларга товар җитештерүчеләр белән тыгыз эшчәнлек алып бару зарур”, - диде ул. Президент “Ростех” кебек эре корпорацияләр белән эшчәнлек алып бару мөһимлегенә дә игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 6-7 ел эчендә Татарстан сәнәгать производствосы күләмен 3 тапкыр арттырырга сәләтле. Кече һәм урта бизнес Татарстанга бу юнәлештә үсеш өчен җитди этәргеч бирәчәк, дип саный ул. “Иң мөһиме, безнең “2030 стратегиясе” бар, аннан чыгып, алдагы эшебез өчен план корырга тиешбез”, - дип белдерде ул.

Р. Миңнеханов чыгышын тәмамлап, икътисадның реаль секторында эшләүче җитәкчеләргә рәхмәтен җиткерде. Ул катлаулы вазгыятьтә дә сәнәгать производствосы күләмнәрен саклап калуга ирешкәнлекне, алда яңа производстволар, яңа предприятиеләр – күләмле эш көтүен билгеләп узды.

Аннан соң хезмәт алдынгыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20