Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

Көзге сәяхәтләрнең мөһимлеген "Здравствуйте!" ассызыклап уза

Телевизион сезонның төп яңалыгы булган «Здравствуйте!» иртәнге тапшыруы пәнҗешәмбе иртәсендә телевизор караучыларга көзнең онытылмаслык сәяхәтләргә кузгалу өчен иң яхшы ел фасылы булуын искә төшерә. Шундак ук «На заметку» сәхифәсендә түләүле ялдан соң ни рәвешле үзеңә кире кайту серләренә өйрәтергә дә онытмый.

Чираттагы «Здравствуйте!» иртәнге тапшыруы «Зур гаилә» акциясе турында сөйли, алдагы сюжет узган ялда «Яңа Гасыр» телеканалы белән ял иткән Вәлиевләр гаиләсенә багышлана. Күпләрне кызыксындырган «Мама о детях» сәхифәсе ничек итеп әти-әниләргә балалары өчен уңайлы дәрес хәзерләү урыны ясау мәсьәләсе турында әңгәмә куерта. Соңыннан һава торышы белән таныштыру көтә һәм «Яңа Гасыр» телеканалы программаларына, шәһәр вакыйгаларына киң сәяхәт ясала. Иртәнге тапшыру шушы көннәрдә мәркәзебездә гөрләгән XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале көндәлеген алып бара. Зур тантананың иң мөһим яңалыклары «Здравствуйте!» хәбәрчеләреннән читтә калмый.

Иртәнге «Здравствуйте!» тапшыруын яңа сезоннан «Яңа Гасыр» телеканалында һәр эш көне иртәсендә 8:10 сәгатьтә карагыз. «Здравствуйте!» иртәнге тапшыруы — һәр иртәне безнең белән каршы алыгыз!



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин