Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2015

7 айда Татарстанда 1 млн 255,9 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган

7 айда Татарстанда 1 млн 255,9 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган31 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 1 млн 255,9 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 52,3 проценты дигән сүз. Шул хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Социаль ипотека буенча гомуми мәйданы 99,5 мең кв метрлы 1 мең 678 фатирлы 69 йорт торгызылган. Узган 2 атнада гомуми мәйданы 29 мең 245 кв метрлы 475 фатирлы 16 объект файдалануга тапшырылган. Төзелә торган объектларның 55 е югары дәрәҗәдә әзер, уртача дәрәҗәдә – 20 объект, түбән әзерлек дәрәҗәсендә – 4 объект.

2015 елда арендага торак төзү программасы кысаларында гомуми мәйданы 71 мең 399 кв метр тәшкил иткән 21 торак йорт төзелеше планлаштырылган. Бүгенгә гомуми мәйданы 21 мең 559 кв метрлы 5 йорт файдалануга өлгертелгән.

Республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан 192 кеше өчен 47 йорт төзелеше дәвам итә. Хәзер 21 объект югары әзерлек дәрәҗәсендә, 24 объект – уртача әзерлек дәрәҗәсендә, 2 объект – түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төзелеше программасы буенча вазгыять түбәндәгечә: 73 объектның 2 объектында стеналар өелә, 33 объектта түбә ябыла, 31 объектта – эчке төзелеш эшләре. Инде 7 объектта эш төгәлләнгән: Чаллыда – 2, Лаеш районында – 2, Буа, Югары Ослан һәм Питрәч районнарында – 1әр объект.

Моннан тыш, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла. Шулай итеп, 9 объектта эшләр дәвам итә, 7 объектта эшләр төгәлләнгән.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген төзелеш сезонының һәр көнен нәтиҗәле үткәрү зарур.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин республика муниципаль районнарында универсаль спорт мәйданчыклары төзелеш программасын гамәлгә ашыру турында белдерде. Шулай итеп, 31 июльгә 9 объектта (Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Менделеевск, Питрәч районнарында – 1 әр, Алабуга һәм Кама Тамагында – 2 шәр) нигез салу эшләренә әзерлек бара.

23 муниципаль районда 71 объектта спорт мәйданчыкларына резина валчыклары яки үлән җәю һәм монтажлау эшләре, моннан тыш, 2 районда 5 объектта киртә һәм яктырткыч баганаларны монтажлау эшләре бара. 26 муниципаль берәмлекнең 77 объектында эшләр төгәлләнгән.

17 районда (Актаныш, Апас, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Сарман, Спас, Чистай, Яңа Чишмә һәм Лаеш) программа кысаларында объектларда эшләр 1 августта, билгеләнгән срокта, тәмамланган.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларыннан, объектлар билгеләнгән срокта тапшырылсын өчен, универсаль спорт мәйданнары төзелешенә җитди игътибар бирүне сорады.

Ирек Фәйзуллин шулай ук 2016 елга программалар әзерләү турында белдерде. Хәзер тармак министрлыклары тарафыннан киләсе ел программалары буенча объектлар исемлеген әзерләү эшләре дәвам итә, 2016 елда 35 программа әзерләнә, диде ул.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20