Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
20.09.2017

Рәсәй Кубогы өчен "Яңа Гасыр" экраннарында "Рубин" һәм "Оренбург" көч сынаша

Бүген «Яңа Гасыр» каналы турыдан-туры трансляциядә Оренбург шәһәреннән футбол уены күрсәтә. Чит кырда Казанның «Рубин» командасы ОЛИМП Рәсәй Кубогының 1/16 финалында «Оренбург» футбол клубы белән очраша. Уен җирле вакыт белән 17:00, ә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә башланып китә.

Узган сезон «Оренбург» өчен Рәсәй Футбол Премьер-Лигасында беренче һәм әлегә соңгы сезон булып калды. Төшеп калу уеннарында көтелмәгән уңышсызлыкка дучар булганнан соң, командадан баш тренеры Робер Евдокимов китте, ә аның урынына грузин белгече Тимури Кецбаяны билгеләделәр. Футбол клубы белән сезон ахырында тәҗрибәле төп составлары уенчылары Вадим Афонин, Владимир Полуяхтов, Александр Гутор, Максим Григорьев, Максим Бордачев, Станислав Драгун һәм клубның легендасы Марат Шогенов хушлаштылар. Алар урынына «Оренбург» Казан җанатарларына яхшы таныш булган Инал Гетигежев, Владислав Кулик һәм Андрей Миронов кебек уенчыларны алды, вакытлы арендадан соң командага Артем Делькин кире кайтты.

Сезон башын Футбол Милли Лигасында бик үк уңышлы башлап җибәрмәгән «Оренбург» тренер алмашыннан соң берничә уңышлы уен уздырып, турнир таблицасының алтынчы баскычына менүгә иреште. Рәсәй Кубогы өчен көрәштә «Оренбург» футболчылары югары лига кунакларына нинди каршылык күрсәтә алырлар?

Моны сез бүген, 20 нче сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Оренбург» һәм «Рубин» футбол клублары арасындагы уенның турыдан-туры трансляциясен карап әйтә аласыз. Трансляциянең башлану вакыты 15:00 сәгатькә билгеләнгән. «Рубин» өчен «Яңа Гасыр» телеканалы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!