Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

80 яшьлек егетнең юбилей кичәсе тамашачы хозурына тапшырыла

Шимбә, 17 нче июнь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачылары хозурына Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Наил Дунаевның «80 яшьлек егет» дип исемләнгән юбилей кичәсен тәкъдим итә.

Искәртеп узыйк, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт һәм М. Җәлил исемендәге Республика бүләкләре лауреаты Наил Дунаевның 80 яшьлек юбилей кичәсе Г. Камал театрында 4 нче май көнне аншлаг белән үткән иде. Кичәнең беренче бүлеге Наил Дунаевның театр сөючеләр күңелендә калган рольләрен искә төшерсә, икенче бүлеге артистны котлауга корылды. Ахырдан артист һәм педагог Наил Дунаевка Президент бүләге булган «Форд» автомобиле ачкычлары тапшырылды. Кичәдә тагын нинди тамашалар күрсәтелгәнен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалыннан карап белегез.

Наил Дунаевның «80 яшьлек егет» дип исемләнгән юбилей кичәсен шимбә, 17 нче июнь, 13:30 сәгатьтә карарга онытмагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера