Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.05.2015

85 мең төп ямь – Зәйдә шундый кадәр чәчәк утыртыла

Быел Зәйне яшелләндерүгә аеруча зур игътибар биреләчәк. Шәһәрдә 85 мең төп чәчәк һ.б. “ямь биргеч”ләр утыртылачак.

Җиңүнең 70 еллыгы, Парк-скверлар елы уңаеннан, район җитәкчесе Разиф Кәримов инициативасы белән урам, паркларга 1 миллион сумлык куаклар, зур булып үсүче чәчәкләр утырту карала. Әлеге җәһәттән республиканың төрле питомникларыннан 1 миллион сумнан артыкка чәчәк үсентеләре кайтартыла. Мәсәлән, Җиңү бульварында чәчәкләр - салют, Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында йолдыз кебек форма алачак. Кыскасы, шәһәргә әлеге формалардагы астильба, хоста һ.б чәчәкләр үзенчәлек өстәячәк. Куаклардан исә сперия, туя, барбарис һ.блар утыртылыр дип көтелә, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20