Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
07.03.2019

Язның матур бәйрәме — 8 март көнендә «Болгар радиосы» гадәти булмаган режимда эшләячәк. Ул көнне радиода эшләүче гүзәл затлар ял итәчәк. Егетләр үзара сөйләшеп, кызларны ял иттерергә, дигән фикергә килгән.

«8 март көнне «Болгар радиосы"нда бары тик егетләр генә эшләячәк. Әйтик, 7дән 12гә кадәр «Иртәнге чәй» егетләре Рөстәм Гайзуллин белән Илфак Хафизов, 12дән кичке 6га кадәр радионың баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов, кичке 6дан төнге 12гә кадәр Фаил Гыймадов эшләячәк», — дип сөйләде «Болгар радиосы» сайтының баш мөхәррире Эльвира Шакирова.

Аның әйтүенчә, 8 март көнне «Болгар радиосы» эфирында гүзәл затлар арасында төрле бүләкләр уйнатылачак. Ә төп бүләк — Гөлназ Сәфәрованың «Мин» тапшыруына сертификат. «Моннан тыш, көн дәвамында төрле шәхесләргә көтелмәгән шалтыратулар булачак. Егетләр төрле танылган ханым-туташларга кызыклы сораулар бирер дип көтелә», — диде Эльвира Шакирова.

«Болгар радиосы» барлык гүзәл затларны чын күңелдән 8 март бәйрәме белән котлый! Салкын, озын кышлардан соң килгән әлеге бәйрәм — иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп- сөелеп яшәгез. Сәламәт булыгыз! Бәйрәм белән!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин аквапарк до 16 апреля