Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

8 нче сентябрьдә “Казан” Гаилә үзәге янында ачык күк астында кино марафоны узачак

8 нче сентябрьдә “Казан” Гаилә үзәге янында ачык күк астында кино марафоны узачак. Керү бушлай. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Чара 18.30 сәгатьтә башланачак. Кунаклар твистер, фрисби, “ого-диски”, “ого-спорт”, бадминтон һәм мафия уеннары уйный алачаклар. Шулай ук, төрле бәйгеләрдә катнашып, оештыручылардан бүләкләр алу мөмкинлеге бар. 20.30 сәгатьтә үзкамилләшү, игелек, табигатькә мәхәббәт, дуслык турында кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк. 21.00 сәгатьтә кичә “SiriuS” кыска метражлы фильмнар Идел буе кино фестивале фильмнары белән дәвам итәчәк.

Бүләкләр һәм беренче рәтләрне яратучыларга оештыручылар махсус номерлы билетлар әзерләгән. Алар номерлары буенча фильмнар карау барышында уйнатылачак, дип хәбәр итә park.tatar. Чарада теркәлү өчен махсус сораулык тутырырга кирәк.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20