Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2015

8 спортчы Спортның су төрләре буенча ДЧда Казан данын яклаячак

8 спортчы Спортның су төрләре буенча ДЧда Казан данын яклаячакСпортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатында Казан данын 8 спортчы яклаячак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, дөнья чемпионатында Казаннан 8 спортчы катнашыр дип көтелә. Бу – 5 ватерполчы – “Синтез” командасы вәкилләре Альберт Зиннәтуллин, Артем Одинцов, Константин Степанюк, Владислав Тимаков, Иван Нагаев, йөзүчеләр – Яна Мартынова һәм Эрнест Мәгъсумов, суга сикерүче Никита Шлейхер.

Илгиз Фәхриев билгеләп узганча, Яна Мартынова 400 метрга комплекслы йөзү буенча, Эрнест Мәгъсумов исә 800 һәм 1500 метрга ирекле йөзү буенча ярышларда көч сынашачак.

Су тубы буенча Россия җыелма командасының беренче уены 27 июльгә билгеләнгән. Бу көнне безнең ил ватерполчылары америкалыларга каршы тора. 29 июльдә Россиялеләрнең көндәше Италия командасы, 31е Греция җыелмасы була.

“Май аенда Казан мэры Илсур Метшин спортчылар белән күреште. Аларга чемпионатка әзерләнүдә һәртөрле ярдәм күрсәтү турында йөкләмә бирелде. Әлеге йөкләмәләрнең барысы да үтәлде”, – дип сөйләде физик культура һәм спорт комитеты рәисе.

Илгиз Фәхриев фикеренчә, спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында медальгә лаек булу, башка ярышлардагыга караганда да, авыррак. Ник дигәндә, чемпионатның барлык дисциплиналарында көндәшлек көчле.

“Без Яна Мартынова финалга чыгып, медаль яулауга ирешер дип ышанабыз. Эрнест Мәгъсумов та, яшь спортчы булуга карамастан, иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә омтыла, янып тора. Шулай ук микстта Никита Шлейхерның медаль яулавына өметләнәбез”, – дип ассызыклады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20