Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.01.2015

90 студент һәм аспирант ТРның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары булды

90 студент һәм аспирант ТРның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары булды Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Татарстан хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән минстры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

2014 ел нәтиҗәләре буенча 90 кеше ТР махсус дәүләт стипендиясен алачак: 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты. Аларның күбесе, 70 кеше, Казанда укый. Аспирантлар өчен махсус дәүләт стипендиясе күләме 33,3 мең, вуз студентлары һәм хәрби училище курсантлары өчен - 27,8 мең, урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16,7 мең сум тәшкил итә.

Искәртеп узабыз: ТР махсус дәүләт стипендиясе 1998 елда, һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен арттыру, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү максатында, гамәлгә куелган иде. Ул укуда һәм фәнни эшчәнлектә  казанышларга ирешкән югары һәм урта махсус уку йорты студентларына бирелә.

Очрашуны ачып, Илдар Халиков җыелучыларны кичәге бәйрәм - Татьяна көне белән котлады. Ул билгеләп узганча, ул Казан өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки республика башкаласы Россиядә иң зур студент шәһәрләренең берсе санала.

"Яшьләр - Татарстанның киләчәге, диләр. Мин киләчәге генә түгел дияр идем, чөнки сез бүген дә бик зур изге эшләр башкарасыз, үзегезне фәнни, сәяси өлкәләрдә, бизнеста сынап карау өчен мөмкинлекләрегез күп", - диде ул. Премьер искәрткәнчә, төрле форум, конкурслар үткәрелә, төбәкнең махсус проектлары бар. Моннан тыш, «Селигер», «iВолга», ТКХ Бөтенроссия ассамблеясы кебек федераль чараларда катнашу мөмкинлеге бар.

"Бүген бу залга үзләренең интеллектлары, сәләте, энергиясе белән республиканың яшь интеллектуаль һәм иҗади элитасы исемен яулаган студентлар, яшь галимнәр җыелган", - дип белдерде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, ел саен махсус дәүләт стипендиясен алырга теләүчеләр саны арта. "Залда җыелучылар турында белешмә мәгълүматны укып, сезгә сокланам һәм сезнең белән горурланам дия алам", - дип канәгатьлек белдерде И.Халиков һәм сайланган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итәргә өндәде.

Идеяләрне тормышка ашыру өчен мәйданчыклар хакында сөйләгән вакытта, ул, аерым алганда, "Иннополис" проекты турында искә алды. Ул ИТ-тармакта гына түгел, медицина, биотехнологияләр һәм башка өлкәдә эшләүче студентлар һәм галимнәр өчен дә кызыклы. Сүз уңаенда әйтеп үтик, очрашу барышында стипендиатлар каршында "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов та чыгыш ясады. Моннан тыш, республика Премьер-министры билгеләп узганча, югары уку йортлары да сәләтле студентлар һәм аспирантлар өчен шартлар тудыруга башкача карый башлаган. "Безнең өчен сезнең исемнәр һәм казанышларның республикадан читтә дә мәгълүм булуы мөһим", - дип өстәде ул һәм лауреатларны махсус дәүләт стипендиясе алу белән котлады.

Алга таба стипендиатлар үзләренең казанышлары турында сөйләде. Әйтик, КФУ аспиранты Ләйсән Әмированың фәнни эшчәнлеге яңа полимер композит материаллар алу белән бәйле. Җыелучылар каршында Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТТУ-КХТИ) аспиранты Гүзәлия Фәйзрахманова, КДАТУ студенты Фәнил Хәбибуллин һәм башкалар чыгыш ясады. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20