Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2017

Татар мультфильмына нигез салучы кичке уенга килә

Дүшәмбе кичендә «Вечерняя игра» тапшыруы «Татармультфильм» берләшмәсен оештыручыларның берсе һәм баш режиссёры Сергей Киатров белән бергә уза. Режиссёр күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап әзерли.

Татар мультфильмнары ничек төзелә һәм нинди әкиятләр сайлап алына? Быелгы елда ничә татар мультфильмы киң кулланылышка тапшырыла? Берләшмәнең планнарында нинди яңа проектлар күз уңында тотыла?

Ил күләмендә билгеле «Татармультфильм» оешмасы 2009 нчы елда Казанда төзелә. Ул Татарстанда балалар өчен милли-мәдәни җирлек булдыруны максат итеп куйган оешма исәпләнә. Берләшмә тарафыннан эшләнгән мультфильмнар бүгенге көндә яңа үрләр яулый. Тапшыруда нинди кызыклы яңалыклар урын алуы турында дүшәмбе кичендә белә аласыз.

Сергей Киатров белән «Вечерняя игра» тапшыруын бүген, 21 нче август, 22:10 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха