Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
06.09.2017

Абхазия һәм Кырым экспедицияләренең мөһимлеген иртәнге "Манзара" аңлата

Пәнҗешәмбе иртәсендә «Манзара» тапшыруы телевизор караучыларны кызыклы темаларга алып керә һәм көтелмәгән кунаклар белән таныштырырга әзерләнә. Хәзерге көннәрдә Казанда гөрләгән мөселман киносы фестиваленең соңгы яңалыкларын иртәнге «Манзара» тапшыруы аша беренче булып белегез.

Тәҗрибәле эколог һәм Казан федераль университеты мөгаллиме Наил Назаров студентлар белән Абхазия һәм Кырымда уздырган фәнни экспедициясе хакында сөйләргә әзерләнә. Быелгы XIII Казан мөселман киносы фестивалендә Татарстанның «Айсылу» фильмы катнаша. Фильмда төп рольне башкаручы Гөлназ Галимуллина иртәнге «Манзара» тапшыруы аша барлык тамашачыларны фестивальдә «Айсылу» фильмын карарга чакырып кала. Күпләргә билгеле «Казан» бию ансамбле җитәкчесе һәм Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова тиздән Казанда ачылырга тиешле «Мюзик-Холл» һәм аның шәһәргә булган әһәмияте турында сөйли.

Тапшыруны 7 нче сентябрьдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз. Манзара — һәр иртәдә, һәр йортта, һәр йөрәктә!

Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!