Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2017

Абхазиядә Россия туристлары үлгән

Абхазиядә җиңел моторлы самолет һәлакәткә юлыгу сәбәпле Россия туристлары үлгән. Гадәттән тыш хәл кичә кич Абхазиянең Пицунда курорт шәһәре тирәсендә килеп чыккан. Самолетта булган өч кеше дә һәлак булган, дип хәбәр итә «Россияйская газета».

Борттагы өч кеше дә - Россия кешеләре.Очучы Александр Семенов — Самарадан, пассажирлар 30 яшьлек Андрей Уколов һәм 6 яшьлек Екатерина Дарныкина Мәскәүдән, диелә.

Самолет Россиянең «Седьмое небо» аэроклубыныкы булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!