Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Ачык һавада аш-су пешерү серләренә “Секреты татарской кухни” өйрәтә

Кем нинди тәмле пешерү ысулларын белә һәм аларның татар халык ашларын моңарчы әзерләгәне булганмы? Татар халык аш-су осталыгы белән таныштырган «Секреты татарской кухни» тапшыруы күптән оешкан гадәт буенча үзенең җәйге чыгарылышларын ачык һавада һәм хозур табигать белән янәшәдә уздыра.

Табигать кочагында пешерелгән тәмледән-тәмле татар халык ашларының ничек әзерләнгәнен сез соңгы чыгарылышларда «Яңа Гасыр» телеканалы экраннары аша күзәтә килдегез. Моңа кадәр тапшыру редакциясе Алексеевск районының Биләр шәһәрчегенә юл тотып, андагы халыкның кунакчыллыгына һәм аш-су әзерләүгә булган югары осталыгына инанып кайтты. Беренче тапшыруларда ук чын татарча итеп кыздырылган бәрәңге янына табигать сулышын алып үскән яшелчәләр туралды. Алга таба Биләр кунаклары чын татарча казылыкның ничек әзерләнүе белән таныштылар. Әйтергә кирәк, редакция вәкилләре дә тапшыруны төшерү мәлендә үзләре өчен кызык булган бик күп яңалык ачып кайттылар. Хәзерге чыгарылышлар Чистай аш-су осталарының пешерү сәләтен билгеләүгә йөз тота, чөнки шушы ай тапшыруларында чистайлылар тәмледән-тәмле чын татарча тәм-томнар әзерләргә җыена. Мондый сокландыргыч әзерләү серләрен сез «Секреты татарской кухни» тапшыруының алдагы чыгарылышларын карап белерсез.

Татар халкының милли аш-су серләренә өйрәткән «Секреты татарской кухни» тапшыруын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында көндәлек рәвештә 11:30 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!