Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
03.10.2017

Ачык китап тарихы яшь галимә турында сөйли

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» каналында җитди тарихка корылган «Открытая книга» сериалын карарга мөмкин. Бер очраклы хәл аркасында гына фән дөньясы белән танышкан кечкенә кыз бу өлкәдә зур уңышларга ирешә башлый. Кызыклы вакыйгага корылган фильм белән танышырга онытмагыз.

Күп серияле «Открытая книга» фильмы Вениамин Каверин романы буенча төшерелгән. Фильмның төп героинясы галим-микробиолог булып эшли һәм күптән түгел генә ул пенициплин матдәсе уйлап тапкан. Көчле тәэсиргә ия матдәне ачу өчен галимнең күп еллар дәвамында алып барган фәнни тикшеренүләре ярдәм итә.

Тикшеренүләрен микробиолог Лопахин исемле кечкенә шәһәрдә башлап җибәрә, барлык җитди эзләнүләрен яшь кыз өлкән табиб Лебедев лабораториясендә алып бара торган була. Аның табиб белән танышлыгы бер көтелмәгән вакыйгадан соң башланып китә.

Күрше кызы Таня Власенкова җиңел җәрәхәт алганнан соң, очраклы рәвештә генә доктор Лебедев йортына килеп эләгә. Ул монда җылы мөнәсәбәт һәм тәрбия эчендә тулысынча төзәлгәнчегә кадәр кала. Аның балачагы җиңелләрдән булмый һәм ул еш кына сәламәтләнгәннән соң да сәеррәк галим янына килә торган була. Шунда кыз беренче тапкыр табышмак тулы фән дөньясына кагыла. Булачак профессор һәм фәннәр докторы Татьяна Власенкова тормышында әле күп вакыйгалар буласы бар…

Галимә үзе алдына куйган барлык бурычларны да үти алырмы? Сорауга җавапны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Открытая книга» күп серияле нәфис фильмын карап белергә мөмкин. Фильм «Яңа Гасыр» каналында 21:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин