Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2015

“Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә "Яңа Тура" технополисы ташламалы шартларда сәүдә урыннары тәкъдим итә

“Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә "Яңа Тура" технополисы ташламалы шартларда сәүдә урыннары тәкъдим итәЯшел Үзән районындагы  “Яңа Тура” технополисы җитәкчелеге белән Казандагы “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә ташламалы шартлар тәкъдим итү турында килешенде. Аларга мартта бушлай урын тәкъдим итәргә әзерләр. Апрель-май айларында аренда түләүләре аена 9 мең сум тәшкил итәчәк.

 Түләүләр 1 июньгә кадәр кичектерелә. Шулай ук технополис зыян күргән эшмәкәрләргә товарларын саклау өчен бушлай контейнерлар тәкъдим итәчәк. Бу хакта журналистларга “Яңа Тура”га “Адмирал” сәүдә үзәге эшмәкәрләренә ярдәм итү буенча оператив чаралар турында фикер алышуга багышланган матбугат турында билгеле булды.

Бүген ТР бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов агымдагы бурычлар реструктуризациясе һәм ташламалы кредитлар буенча фикер алышу өчен Татарстан банклары җитәкчеләре белән очрашты. Аерым алганда, ике елга 8,25 процентлы кредит алу турында сүз барды.

Искәртеп узабыз: “Адмирал” сәүдә үзәге эшмәкәрләренең гомуми кредит суммасы 400 миллион сумнан артык тәшкил итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20