Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2015

“Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча миллиардер Семинны эзләү игълан ителгән

Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгын эше буенча «АС Менеджмент» идарәче компаниясенең Директорлар советы рәисе миллиардер Алексей Семинны эзләү игълан ителгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин хәбәр итә.

Ул шулай ук, «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ нең милке, төгәлрәге Россия Федерациясендәге 400 күчемсез милек объекты һәм җир участогына арест салынган, дип белдерә.

Искәртеп узабыз: «АС Менеджмент» идарәче компаниясе” ЯАҖ “Адмирал” сәүдә үзәге урнашкан дүрт бинаның милекчесе булган. Агымдагы елның 11 мартында чыккан янгында 17 кешенең гомере өзелгән, 2 кеше хәбәрсез югалган дип санала.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20