Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.03.2015

"Адмирал"дагы янгында зыян күрүчеләр беренче матди ярдәмне алды

11 март көнне "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгында һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм түләү дәвам итә.

"Татар-информ" агентлыгына Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 1әр миллион сумны өч һәлак булучының гаиләсе алган. Янгында зыян күрүчеләргә дә матди ярдәм бирелә башлаган. Әлегә 200 мең сум күләмендә компенсацияне бер РФ гражданины алган.

"Каза күрүчеләргә бәйле очракта матди ярдәмнең күләме сәламәтлеккә килгән зыянның авырлыгына бәйле: җиңелчә дәрәҗәдә - 200 мең сум; урта һәм авыр дәрәҗәдә  - 400 мең сум. Моны белгечләр билгели. Хәзерге вакытта Республика судмедэкспертиза бюросы бинасында бердәм пункт оештырылган. Медэкспертлар, социаль яклау, ЗАГС белгечләре, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре тәүлек буе эшли. Документлар тиз арада эшләнә", - дип сөйләде Э.Зарипова.

Матди ярдәм Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча түләнә. Һәлак булган Россия Федерациясе гражданнары гаиләләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан  1 әр миллион сум акча биреләчәк. “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән Россия Федерациясе гражданнарына, сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр акча бүленәчәк. Янгын нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән чит ил гражданнарына Татарстан Республикасы дәвалау учреждениеләрендә бушлай медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә һәлак булган чит ил гражданнары гаиләләренә мәетне туган җирләренә  илтүгә әзерләнүгә һәм транспортта илтүгә киткән чыгымнары компенсацияләнәчәк.      

Искәртеп узабыз: 11 март көнне Казанда "Адмирал" сәүдә үзәге территориясендә янгын чыкты. Җимерелүләрнең гомум мәйданы 12 мең квадрат метрны тәшкил итте. Янгында 17 кеше һәлак булды, аларның шәхесләре билгеле. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике кеше хәбәрсез югалган санала. Казан медицина учреждениеләрендә янгында зыян күргән 14 кеше дәвалана.

"Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәпләрен тикшерү кысаларында "Заря" ҖЧҖ җитәкчесе, сәүдә комплексы арендаторы Гусейн Гахраманов, аның куркынычсызлык техникасы буенча урынбасары Николай Каекин һәм бина хуҗаларының берсе, "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ генераль директоры Роберт Хәйруллин кулга алынды. Тикшерүчеләр бинаның  тагын бер хуҗасы - "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ Директорлар советы рәисе Алексей Семинның кайда икәнен ачыклый. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәре Галия Исаева тоткарланды. Сәүдә үзәге арендаторына карата дәгъва гаризасы буенча башкарма производствоны туктаткан пристав Минзилә Сафина эзләүгә игълан ителде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20