Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2016

«Африка эко рейс-2016» раллиенда өч тапкыр җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасын каршы алдылар

«Африка эко рейс-2016» раллиенда өч тапкыр җиңгән «КАМАЗ-Мастер» командасын каршы алдыларБүген төнлә “Бигеш” аэропортына Мәскәүдән кайтучы самолет төште, аның бортында «Африка эко рейс-2016» халыкара раллие җиңүче «КАМАЗ-Мастер» командасы иде. Искәртеп үтик, Антон Шибалов экипажы бу узышта йөк машиналары зачетында өч тапкыр чемпион булуга иреште. Команданың Сергей Куприянов идарәсендәге икенче экипажы спорт йөк машинасында 4 урынны алды.

«КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Юрий Герасимов җиңүчеләрне һәм бирегә җыелучыларны завод җитәкчелеге исеменнән котлады. “Безнең команда узышта башка экипажларга җиңү өчен бер генә мөмкинлек тә калдырмады. Барыгызга да зур рәхмәт, берәүләр җиңде, әмма бу җиңү өстендә зур команда эшләде”, - диде ул.
“Быел ралли маршруты катлаулырак иде, бу хакта узышчылар үзләре дә сорады. Узышларның беренче өлешендә безгә тәгәрмәчләрне күп алыштырырга туры килде, очлы ташлар буенча хәрәкәт иттек, кайвакыт булган запас җитәрме дип тә уйлап куя идек, ә узышны икенче өлеше тагын да катлаулы булып чыкты. Кызганычка каршы, бер экипажның машинасы сцеплениесе өзелде, алар гомумзачетта 4 урынны алды, бу да начар нәтиҗә түгел”, - дип билгеләп үтте «Африка эко рейс-2016» ралленда «КАМАЗ-Мастер» командасының төркем җитәкчесе Сергей Савостин.
“Туган якка кайтуыбызга шатбыз, узга ел киткән идек, 2016 елда кайттык. Безнең өчен җанаткан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә”, - дип билгеләп үтте ралли җиңүчесе пилот Антон Шибалов.
Узыш вакытында экипажлар 6500 км юл үткән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20