Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2015

Агымдагы елда барлыгы 241,3 миллион сум күләмендә грант бүленә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә ТР Президенты грантларын тәкъдим итү турындагы  указны имзалады. Указ ТР Президенты сайтында урнаштырылган.

Агымдагы елда ТР Президентының тиешле грантларн түләүгә 241,3 миллион сум акча бүленәчәк.

Быел грантларны М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, ТР Дәүләт Симфоник оркестры, ТР "Татаркино" оешмасы алачак.

Татарстан Министрлар Кабинетына һәр оешмага тәкъдим ителүче грантның төгәл күләмен расларга кушылган. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20