Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Агымдагы елның августында Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионатын уздыру ниятләнә

Агымдагы елның август аенда Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионатын уздыру ниятләнә. Бу хакта кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, республика командасын әлеге ярышларда катнашу өчен әзерли башларга кирәк.

Эльмира Зарипова, 2012 нче елдан башлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә мәшгульлек органнары тарафыннан “Интернет – озын гомерлелек” дигән проект тормышка ашырылуын искәртте. Аның төп максаты – пенсионерларны дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланырга, җитәкчеләр белән дәүләт хакимияте органнарының интернет кабул итү бүлмәләре аша аралашырга өйрәтү.

Министр хәбәр иткәнчә, өч ел эчендә “Интернет – озын гомерлелек” проектында егерме 22 мең пенсионер катнашкан. Бу өлкәгә караган төрле проектлар ярдәмендә исә 8 ел дәвамында 76 мең пенсионер компьютерда эшләргә өйрәнгән. “Шуны әйтәсем килә: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, әлеге проект киләчәктә дә дәвам иттереләчәк”, - диде ул.

Эльмира Зарипова ассызыклаганча, бу уку программаларының нәтиҗәле булуын беренче IT-Олимпиада да раслаган. 2012 нче елда үткәрелгән бу чарада 45 муниципаль берәмлектән 100 өлкән яшьтәге кеше катнашкан. “Бу ярышлар хәзер традициягә әйләнде. Быел 27 нче гыйнварда узган икенче IT-Олимпиадада 55 яшьтән алып 77 яшькә кадәр булган 104 пенсионер катнашты. Бу уңайдан, җиңү яулаган катнашучылар яши торган район һәм шәһәрләрнең җитәкчеләренә котлау сүзләремне җиткерәсем килә”, - диде ул.

Министр августта Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буена бөтенроссия чемпионатын уздыру ниятләнгәнен әйтте. “Инде бүген Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә, республикабыз командасын әлеге ярышларда катнашу өчен әзерли башларга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте Эльмира Зарипова.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20