Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2017

Айдар Гайнуллин Riverdance шоу мисалында татарча дөньякүләм шоу ясарга хыяллана

Дөньякүләм танылган татар музыканты, баянчы Айдар Гайнуллин татарча дөньякүләм шоу ясарга хыялана. «Татар музыкасы белән дөньяны яулап була, — ди ул. — Татарстанны дөньяга белгертерлек, тарихта калырлык шоу ясарга мөмкин».

Айдар Гайнуллин ирланд могҗизасы булган Riverdance шоуны мисалга китерә. «Биюләре, этник җырлар, экзотик музыка уен кораллары белән дөньяны яулады бит берзаман. Шундый шоу ясыйсы иде, — ди ул хыялланып. — Бу мәсьәләдә уй-фикерләрем бар. Әмма әлеге әйтми торам, башкалар эләктереп алмасын, дим. Хәер, барыбер алай гына эшли алмаслар иде…»

Айдар Гайнуллин андый тамашаны тормышка ашыру өчен бик күп факторлар кирәген билгеләп үтә. «Сәяси, финанс яктан һәм иҗади таяныч кирәк. Моңа зур көч салырга кирәк булачак. Безнең моңы белән күңелләргә үтеп керә торган музыкабыз бар, аны югалтырга ярамый», — ди ул.

Айдар Гайнуллин үзенең Европада татар музыкасын пропагандалавын ассызыклый. «Мин халык көйләрен эшкәртәм. «Ак калфак», «Күбәләгем"не башкарам. Кеше милләт турында ресторандагы «татарча ит» дигән ризык аша гына фикер йөртмәскә тиеш бит инде. Мәдәниятебезне дә белсен иде!» — ди ул.

Мәгълүмат өчен: Айдар Гайнуллин София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» халыкара заман музыкасы фестиваленең икенче концертында катнашты. Ул Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән бергә А. Пьяццолла, Г. Толстенко, Зөлфия Раупова әсәрләрен башкарды.

Айдар Гайнуллин Мәскәүдә туып үскән татар музыканты, композитор, Татарстанның атказанган артисты. Гнесиннар исемендәге Россия музыка мәктәбен һәм Берлинда Hanns Eisler югары мәктәбен тәмамлаган. Дөньяның иң затлы концерт залларында чыгышлар ясый. Үткән ел Айдар Гайнуллин «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнашты. Быел ул фестивальгә чакырулы түгел.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии