Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2017

Айныткычлар кирәкме-юкмы икәнен «Трибуна «Нового Века» ачыклый

Чәршәмбе, 21 нче июнь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы «Трибуна «Нового Века» тапшыруының яңа чыгарылышын тәкъдим итә. Бу юлы тапшыруда катнашучылар айныткычларны яңадан торгызу һәм аларның бүгенге көндә зарурлыгы хакында әңгәмә кора.

Тапшыруның кунаклары махсус оештырылган отрядлардан килә – Казан шәһәренең төрле яшь агым отряд вәкилләрен «Трибуна «Нового Века» тапшыруы берләштерә. Мәртәбәле кунаклардан Татарстан Республикасының төбәк Тарафдарлар советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының иҗтимагый сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнаша.

Айныткычлар бүгенге көндә зарурмы һәм аларның хәзерге җәмгыятькә йогынтысы нинди? “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында күп сорауларга җавапны «Трибуна «Нового Века» тапшыруы эзли.

Чәршәмбе, 21 нче июнь, 17:00 сәгатьтә «Трибуна «Нового Века» тапшыруын карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!