Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.02.2016

Айрат Зарипов: “Татарстанның реклама базарында фаразланган түбән тәгәрәү чагылмады”

Айрат Зарипов: “Татарстанның реклама базарында фаразланган түбән тәгәрәү чагылмады”2015 елда Татарстан реклама базары, 30 процентка кадәр түбән тәгәрәү фаразлануына карамастан, ярыйсы ук әйбәт саннар күрсәтте. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов агентлык коллегиясенең 2015 ел йомгакларына һәм 2016 елга торган бурычларга багышланган киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.

Зарипов сүзләренчә, интернетта реклама базары үсеше 13,5 процент тәшкил итте, радиода үсеш – 1,5 процент. “Телевидениедә 18 процентка, басма ММЧда 20 процентка кимү күзәтелде”, - дип тәгаенләде ул. 2015 елда республика ММЧда реклама-мәгълүмат хезмәтенә бәяләр күтәрелмәде, дип ачыклады Айрат Зарипов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20