Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2017

"Ак Барс" - алга: "Таяну ноктасы" хоккей сезоны нәтиҗәләрен барлый

Бишенче апрельдә "Таяну ноктасы" тапшыруында "Ак Барс" - алга" темасына бәхәс корыла. 30 нчы мартта Казанның "Ак Барс" хоккей клубы Гагарин Кубогы ярымфиналында җиңелеп, чемпионлык көрәшеннән төшеп калды. Казан хоккейчылары бу  җиңелүдән соң ялга әзерләнә, ә сезонда ирешелгән уңышлар һәм команданың алга китеш тизлеге спорт күзәтчеләре игътибарының төп мәгълүмати чыганагына әверелә.

Быелгы сезон нәтиҗәләрен барларга ток-шоу студиясенә танылган спорт күзәтчеләре җыелган: яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы һәм хоккей җанатары Зөлфәт Зиннуров, "Секреты татарской кухни" кулинар тапшыруы алып баручысы Руслан Шәрәфетдинов, «Идел» журналы баш мөхәррире һәм танылган спорт журналисты Радик Сабиров, телеканалның спорт тапшырулары баш редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов һәм Казан спорт мәктәбе тренеры Илнар Җәләев.

Хоккей сезоны нәтиҗәләренең дөрес җавабын бүген, 5 нче апрель, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, хәзер “Таяну ноктасы” дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20