Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.02.2015

"Ак Барс" башкала "Динамо"сы белән очраша

"Ак Барс" башкала "Динамо"сы белән очраша  Бүген "Татнефть-арена" боз сараенда КХЛ чемпионатының чираттагы матчы була. Анда "Ак Барс" (Казан) һәм "Динамо" (Мәскәү) командалары очраша. Уен 19 сәгатьтә башлана.

Матчка Антонин Йерабек, Алексей Раводин, Константин Горденко, Александр Сысуев кергән хөкемдарлар командасы хезмәт күрсәтә.

Ил чемпионатлары кысаларында көндәшләр 84 тапкыр очрашкан. Казанлылар активында 33 җиңү, 44 җиңелү бар, 7 уен тигез исәпкә тәмамланган (алкалар аермасы 182-210). 13 сентябрьдә Мәскәүдә узган бу сезондагы бердәнбер очрашуда "барслар" оттырган - 2:3 (Меллер, Малыхин; Вишневский, Горовиков, Мосалев), дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20