Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
31.08.2017

“Ак Барс” белән “Сочи” көрәшен “Яңа Гасыр” турыдан-туры трансляциядә күрсәтә

Шимбә кичендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы «Ак Барс» һәм «Сочи» каршылыгыннан турыдан-туры трансляция әзерли. Казан хоккейчыларының «Сочи» командасына каршы уенын шимбә көнне күзәтергә онытмагыз.

Ике команданың очрашулар тарихы кызыклы саннарга бай. Сочиның яшь командасы Континенталь Хоккей Лигасында Казан командасына каршы үз тарихындагы беренче уеннарда җиңелүгә дучар булды. Кара диңгез буе хоккейчылары бозында узган ике очрашу да 0:1 һәм 0:5 исәпләре белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Тәүге очрашулардан соң Сочи хоккейчылары, үзләре өчен мөһим нәтиҗәләр ясау бәрабәренә, алдагы ике уенда «Татнефть Арена» боз сараен кыздырып казанлыларны җиңүгә иреште. Казан хоккейчылары бу ике уенда 3:7 уртак исәбе белән үз бозында җиңелүгә дучар ителде. Юбилей сезонындагы ике команда очрашуыннан нинди кызык нәтиҗә көтелә?

Сорауга җавапны шимбә, 2 нче сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Ак Барс» һәм «Сочи» очрашуын карап белергә мөмкин.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!