Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2016

"Ак Барс" бүген "Автомобилист" белән очраша

 "Ак Барс" яңа елда уз бозында КХЛ чемпионатының икенче матчын үткәрә. Беренче очрашуда "барслар" Омски "Авангард"ына 0:3 исәбе белән оттырды.

Бүген казанлылар "Автомобилист"ны (Екатеринбург) кабул итә. "Татнефть-арена" боз сараенда узачак уен 19 сәгатьтә башлана. Матчка Континенталь хоккей лигасы арбитрлары: Алексей Анисимов, Владимир Букин, Юрий Иванов, Александр Нестеров хезмәт күрсәтә.

Быелгы сезонда көндәшләр 4 сентябрь көнне Екатеринбургта уйнады: "барслар" оттырды - 3:5 (Захарчук, Свитов, Варнаков; Роман, Достойнов, Коукал, Сапрыкин-2). 2006 елда оешкан "Автомобилист" командасы белән "Ак Барс" 27 тапкыр очрашкан: казанлылар активында 18 җиңү һәм 9 җиңелү бар (алкалар аермасы 77-58), дип хәбәр итә "барсларның" матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20