Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.11.2015

“Ак Барс” буллитлар буенча “Нефтехимик”ка оттырды

КХЛ чемпионаты кысаларында, кичә Түбән Каманың “Нефтехимик” һәм Казанның “Ак Барс” командалары арасында чираттагы Татарстан дербие Владимир Крикунов уенчыларының җиңүе белән тәмамланды.

Түбән Камада боз хуҗалары буллитлар сериясендә җиңүгә иреште – 3:2. Александр Китаров алкасына казанлылар өстенлектә Федор Малыхин голы белән җавап кайтара. Өченче периодта “Ак Барс” Джастин Азеведо көче белән алга ыргыла, әмма Джефф Таффе очрашуны овертаймга күчерә. Өстәмә вакыт җиңүчене билгели алмый, ә буллитлар сериясендә түбән камалыларга уңыш елмая. Дэн Секстон аларга җиңү китерә.

Иртәгә “Ак Барс” Магнитогорскида “Металлург” командасына каршы чыгачак.

«Нефтехимик» (Түбән Кама) – «Ак Барс» (Казан) – 3:2 (1:0, 0:1, 1:1, 0:0, буллитлар – 2:1).

Алкаларны кертүчеләр: Китаров (Романцев, 03.48), Малыхин (Меллер, Азеведо, 31.14, бол.), Азеведо (Варнаков, Малыхин, 43.55, бол.), Таффе (Сергеев, Секстон, 54.47, бол.), Секстон (65.00, җиңү китергән буллит).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20