Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2016

«Ак Барс» быелның беренче өй матчында «Авангард»ка оттырды

«Ак Барс» быелның беренче өй матчында «Авангард»ка оттырдыКХЛ чемпионаты кысаларында кичә Казанның «Ак Барс»командасы быелгы беренче өй матчында «Авангард»ка оттырды. Казанда Зиннәтулла Билалетдинов спортчылары 0:3 исәбе белән җиңелде. Казанлылар һәр период саен капкаларына 1әр алка керттерде.

Агымдагы ел “Ак Барс” өчен юбилей елы – Казан хоккей клубына 60 ел тула. Тәнәфесләрдә “Татнефть-арена”ның зур видеокубында республиканың рәсми һәм танылган затлары һәм “барс”ларның җанатарларының котлау роликлары күрсәтелде. Алар арасында – ТР Премьер-министры Илдар Халиков, җырчы Салават, клуб гимнын башкаручы, “Иванушки” солисты Кирилл Андреев. Кичә матчта мәртәбәле җанатар буларак Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Иртәгә “Ак Барс” үз мәйданчыгында Екатеринбургның «Автомобилист» командасын кабул итә.

«Ак Барс» (Казан) – «Авангард» (Омск) – 0:3 (0:1; 0:1; 0:1).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20