Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
21.08.2017

"Ак Барс" хоккей клубы сезон алды тамашасы уздыра

Бүген — 21 августта Континенталь хоккей лигасының 10 нчы сезоны башлана: старт матчында ачылыш кубогы өчен СКА һәм ЦСКА командалары очраша.

«Ак Барс» командасы сезонның беернче матчын 24 августта гына уздыра әле. Көндәше — Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасы булачак.
Шулай да тамашачылар өчен бәйрәм бүгеннән үк башлана — Казан хоккей клубы традицион сезон алды тамашасы оештыра. Биредә яңартылган команда белән танышу һәм хоккей белән бәйле төрледән-төрле күңел ачу чаралары оештырыла.
«Татнефть Арена» боз сараенда бүген 18.30 сәгатьтә башлана торган тамашага керү бушлай булачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!