Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.08.2017

"Ак Барс" хоккейчылары Ригададагы турнирда бронза медаль өчен көч сынаша

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Ригада уза торган Латвия тимер юллары кубогы өчен турнирның төркем этабында уңышсыз чыгыш ясады – 3 матчның берсендә генә җиңү яулады һәм өченче урында гына урнашты.

Турнир кагыйдәләре буенча төркем этабын беренче-икенче урында төгәлләгән командалар – финалда, калган икесе "бронза" өчен матчта очраша. Шулай итеп, бүген хәлиткеч уенда "Динамо" (Рига) белән "Локомотив" командалары көч сынашачак. Ә Казан хоккейчылары өченче урын өчен Минскиның "Динамо" командасы белән уйный.

Белешмә өчен: яңа сезон алдыннан Латвия тимер юллары кубогы турниры 2009 елдан бирле уздырыла. "Ак Барс" турнирның соңгы өч – 2014, 2015 һәм 2016 еллардагы җиңүчесе иде. Алардан тыш Кубокка икешәр тапкыр "Динамо" (Рига) белән "Локомотив" һәм бер мәртәбә СКА хоккейчылары ия булганы бар.

"Ак Барс" – "Динамо" (Минск) матчы бүген 15.30 сәгатьтә башлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20